16+

Космоска ук очмасак та...

“Поехали!” проекты кысаларында Россиянең 8 бәйсез театры илнең 4 шәһәрендә гастрольләрдә булачак.

“Поехали!” проекты кысаларында Россиянең 8 бәйсез театры илнең 4 шәһәрендә гастрольләрдә булачак.

Казанда проект спектакльләрен MOÑ театр мәйданчыгы кабул итәчәк.

Россия театры үтә кызыклы һәм төрле жанр-формаларга бай, һәм әлеге торышка бәйсез компанияләрнең керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бәйсез сектор көннән-көн ныгый, хәтта авыр локдаун көннәрен дә шактый уңышлы кичеп чыкты. “Поехали!” проекты максаты – регионнардагы тамашачыларны театрның күптөрлелеге белән таныштыру.

Әлеге проектның спектакльләрен Мәскәү, Казан, Калуга һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә күреп булачак. Афишага 19 спектакль кертелгән. Аларны 8 октябрьдән 2 декабрьгә кадәр тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр.

Поехали!” проекты Президент грантлары Фонды тапшырган Россия Федерациясе Президенты В.Путин гранты акчасына тормышка ашырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading