16+

Коточкыч! Әбисе оныгын үтергән

Түбән Новгород өлкәсендә ике яшьлек оныгын үтерүдә шикләнеп аның әбисен тоткарлаганнар.

Түбән Новгород өлкәсендә ике яшьлек оныгын үтерүдә шикләнеп аның әбисен тоткарлаганнар.

Сабый тәрбияләнгән гаилә профилактик учетта тормаган.

Түбән Новгород өлкәсе тикшерүчеләре Выксе шәһәрендә ике яшьлек оныгын үтерүдә шикләнеп 62 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Идарә мәгълүматлары буенча, 9 гыйнварда Выкста ике яшьлек сабыйның үле гәүдәсе табылган. Фаҗига булган урынга тикшерүчеләр килгән, соңрак алар РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кече яшьтәге баланы үтерү) буенча эш кузгатылган. "Җинаять эшен тикшерү барышында ике яшьлек малайны үтерүдә аның үз әбисе гаепле булуы ачыкланган. 62 яшьлек хатын-кыз шикләнелүче буларак тоткарланган", - диелгән хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, 8 гыйнвар кичендә исерек хәлдәге шикләнелүче үзенең ике яшьлек оныгын кухня тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Малай кар көртенә килеп төшкән. Суд медицина экспертизасы белдергәнчә, бала күп санлы тән җәрәхәтләре алган. Якын арада шикләнелүчегә гаепләү белдереләчәк һәм чик кую чарасы сайланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading