16+

Коточкыч: Ейск шәһәрендәге бер ишегалдында хәрби самолет шартлаган

Әлегә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр хакында төгәл мәгълүмат юк.

Әлегә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр хакында төгәл мәгълүмат юк.

Краснодарның Ейск шәһәрендә хәрби самолет торак йорт өстенә төшкән. Икенче бер мәгълүматлар буенча, самолет йортның ишегалдына егылган һәм шартлау нәтиҗәсендә янгын торак йортка күчкән. Әлегә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр хакында төгәл мәгълүмат юк. Телеграм каналлар  1 кеше һәлак булган,  3 се зыян күргән, шул исәптән, 1 бала да дип яза. 

15 фатирга зыян килгән, янгынның уртача мәйданы 2 мең квадрат метр тәшкил итә. Пилотлар катапультировать итәргә өлгергән. 

Алдан фаразлар буенча фаҗига самолетның двигателе эшләмәү сәбәпле килеп чыккан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading