16+

Коточкыч: Татарстанда берәү сөйгәнен пычак белән кадап үтергән

Актаныш районы Пучы авылында гомер кичергән 1971 елгы хатын-кызның гомере фаҗигале төстә өзелә.

Актаныш районы Пучы авылында гомер кичергән 1971 елгы хатын-кызның гомере фаҗигале төстә өзелә.

Минзәлә шәһәрендә яшәүче (тумышы белән Пучы авылыннан) 1965 елгы ир-ат Пучы авылында яшәүче 1971 елгы хатын-кыз өенә килә. Алар арасында тавыш чыга. Ир элекке сөйгәненең эченә берничә тапкыр пычак белән кадый. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын вафат була.

Эзләү барышында җинаять кылуда шикләнелүче тоткарлана.
РФ Җинаять Кодексының "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган. Якын арада аңа чикләү чарасы сайланачак.

Фото: https://www.instagram.com/aktanysh_media/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading