26 август көнне Чаллы шәһәрендә коточкыч юл һәләкате булган.
Скопировать ссылку
26 август көнне Чаллы шәһәрендә коточкыч юл һәләкате булган.
Авария Mercedes-Benz Actros йөк машинасы белән Volkswagen Polo автомобиленең кара-каршы бәрелешү аркасында килеп чыккан.
Volkswagen Polo машинасында барган ике ир-атның сәламәтлегенә шактый зыян килгән, машина йөртүче салонда кысылып калган. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары чыгарган. Егетнең кабыргалары сынган. 42 яшьлек пассажирның баш мие селкенгән.
div>
“Ашыгыч ярдәм” икесен дә Чаллы хастаханәсенә илткән. Әмма машина йөртүченең гомерен саклап кала алмаганнар. Аңына да килә алмыйча ул төнлә җан биргән. Фаҗига көнне егеткә 30 яшь тулган.
Комментарийлар