16+

Ковидлылар хастаханәсендә янгын чыгып, биш кеше һәлак булган

Янгын кыска ялганыш нәтиҗәсендә булырга мөмкин, ди белгечләр.

Ковидлылар хастаханәсендә янгын чыгып, биш кеше һәлак булган

Янгын кыска ялганыш нәтиҗәсендә булырга мөмкин, ди белгечләр.

Һиндстанда коронавируслы пациентларны дәвалый торган хастаханәдә янгын чыккан. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, дип яза "Известия".

Янгын интенсив терапия бүлегендә чыккан. Анда 11 пациент булган, 6 сын коткарып кала алганнар. 
Янгынны хастаханәдә эшләүчеләр үзләре сүндергән. Калган дәваланучыларны башка медицина учреждениеләренә күчергәннәр. 
Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - кыска ялганыш. Әлегә тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading