16+

Кремль чыршысы беренче тапкыр телевизион форматта узачак

Спектакльдә Мәскәү театр һәм кино артистлары, акробатика буенча Россия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнаша.

Спектакльдә Мәскәү театр һәм кино артистлары, акробатика буенча Россия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнаша.

Быел традицион Кремль чыршысы беренче тапкыр телевизион форматта узачак, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.
1963 елдан бирле үткәрелә торган Яңа ел спектакле Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә узачак. "Бишенче ел фасылы, яки Яңа елны кем уйлап тапкан"спектале "Карусель" телеканалында 31 декабрьдә кичке алтыда трансляцияләнәчәк.

Мюзикл "Әкиятнең төп геройлары - Бәйрәм Традицияләре сакчысы һәм Гаджет - Яңа елның серләрен чишәләр, аның төрле илләрдә бәйрәм ителүе культурасы белән танышачаклар һәм елның бишенче фасылы турында барысын да беләчәкләр. Спектакль персонажлары "Времялет" ярдәмендә мавыктыргыч сәяхәт ясыйлар һәм Политехник музейда, Борынгы Римда, Яңарыш чорына, Италиягә һәм Петр Россиясендә булачаклар", - диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading