16+

Кәрим Тинчуринга ике бюст куела

Татар драматургиясендәге һәм театр өлкәсендәге бик зур хезмәтләре өчен Кәрим Тинчуринга Казанда ике бюст урнаштырырга уйлыйлар.

Татар драматургиясендәге һәм театр өлкәсендәге бик зур хезмәтләре өчен Кәрим Тинчуринга Казанда ике бюст урнаштырырга уйлыйлар.

Берсен Кәрим Тинчурин урамындагы скверда куярга ниятләсәләр, икенчесе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының фойесында булачак.

- Без Татарстан Министрлар Кабинетына Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст булдыру һәм урнаштыру тәкъдиме белән чыктык. Иң элек республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге бюстны ясаучылар арасында бәйге уздырылачак. Икенче елга сентябрь аенда Казанда үтәчәк К.Тинчурин исемендәге халыкара милли драматургия фестивале кысаларында бюстны урнаштыру ниятләнә. Бүген Казанда Кәрим Тинчуринга багышланган бер генә бюст та юк, - диде Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading