16+

Күрше өлкәдә Африка дуңгыз чумасы таралган, сак булырга кирәк

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин  Корбан гаетенә багышланган матбугат очрашуында, республикага йогышлы терлек авыруларын кертүне булдырмау турында сөйләгәндә, сүз уңаеннан күрше Ульяновскида Африка дуңгыз чумасы авыруы таралуын да әйтеп үтте. 

– Ульяновск өлкәсендә дуңгызларның Африка чумасы көчле тарала башлаган. Безгә моны шәхси эшкуарлар хәбәр итте. Аның ике йөзгә якын дуңгызы үлгән. Аннары вирусның кыргый кабаннарда да булуы ачыкланган. Без иртәгә Чүпрәле, Буа районнарына барып, чираттан тыш киңәшмә уздырырга җыенабыз. Республикага йогышлы авырулар кермәскә тиеш, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading