Республика башлыгы Александр Бречалов әлеге хәбәрне социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфир барышында хәбәр итте.
“10 февральдә җәмәгать туклануы биналарының, кинотеатрларның, театрларның һәм мәдәни-ял учреждениеләренең эш режимына карата чикләү бетерелә. Спорт ярышлары төрле яшьтәге кешеләр өчен рөхсәт ителәчәк, бирегә 65+ категориядәге кешеләр керми, шулай ук тамашачыларның залларның яртысын гына тутыруы саклана», – ди төбәк башлыгы. Шулай ук Удмуртиядә никах теркәүгә чакырырга мөмкин булган кунаклар санын егермегә кадәр арттырганнар. Төбәк башлыгы республикада коронавирус инфекциясе белән вазгыятьнең чагыштырмача тотрыклы булуын һәм контрольдә тотылуын әйтте.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар