16+

Кукмараның яшьләре дә, борчыган сораулары да күп

"Бердәм Россия" партиясе җитәкчеләре белән очрашуга Кукмара халкы бөтен бистәләре белән диярлек килгән иде. Районда яшьләр күбәйгәнгә, сөйләшү һаман да яшь аналар, балалар бакчалары юнәлешеннән ерак китмәде.

Кукмараның яшьләре дә, борчыган сораулары да күп

"Бердәм Россия" партиясе җитәкчеләре белән очрашуга Кукмара халкы бөтен бистәләре белән диярлек килгән иде. Районда яшьләр күбәйгәнгә, сөйләшү һаман да яшь аналар, балалар бакчалары юнәлешеннән ерак китмәде.

Кичәне "Бердәм Россия" партиясе Кукмара бүлеге сәркатибе, район җитәкчесе Сергей Димитриев ачып җибәрде. Ул районда тормышка ашырыла торган республика программалары белән таныштырды, яңа социаль һәм спорт объектлары төзелеше турында сөйләп китте. Бистә халкы алдында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Марат Бәриев та чыгыш ясады. Ул соңгы вакытта район кичергән үзгәрешләрне санап китте. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Римма Ратникова да катнашты.



- Бүген биредә бер фикердә булган кешеләр төркеменә җыелган. Алар Кукмара көннән-көн алга китсен өчен барысын да эшлиләр. Болар барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасыннан башка булмас иде, - диде ул.
"Көчле Татарстан. Бердәм Россия!" командасы ике атна эчендә республиканың күп кенә районнарын әйләнеп чыкты инде. Шәһәр һәм авылларда халык партия командасыннан республика һәм федераль дәрәҗәдә булган проблемаларны хәл итүен сорый. Кукмара халкы да район үзәгендә балалар бакчасы төзү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Соңгы елларда бистәдә инде ике яңа балалар бакчасы төзелгән иде, ләкин сабыйлар саны күп булу сәбәпле бу бакча гына җитми икән. Аналар эшкә чыга алмый, ә бала өчен пособия бары 1,5 яшькә кадәр генә түләнә. Бүген районда өч яшькә кадәр 700 бала бар.

Кукмараларның тагын бер авырткан җире - күпбалалы гаиләләргә бирелгән җирнең рәткә китерү. Социаль программа кысаларында 800гә якын гаилә җир кишәрләре алды. Ләкин хәзерге вакытта алар ул җиргә күчә алмый, чөнки әле территориягә газ, су, юл кертелмәгән.

- Кукмара халкы спорт сарае да кирәк дип белдерде. Бистәдә хәзерге вакытта ике спорт мәктәбе эшли. Ләкин Һаман да зурая барган район өчен яңа спорт мәйданчыгы бер дә кымачау итмәс, - дип Кукмара халкының барлык теләкләрен эш дәфтәрләренә язып куйды депутатлар. Эстафетаның киләсе тукталышы - Мамадыш шәһәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading