16+

Кулдан ясалган иң яхшы чана авторына 50 мең сум акча биреләчәк

Иң яхшы чана ясаган кеше 50 мең сум күләмендә бүләк алачак.

Кулдан ясалган иң яхшы чана авторына 50 мең сум акча биреләчәк

Иң яхшы чана ясаган кеше 50 мең сум күләмендә бүләк алачак.

Бүген башкаланың Горький исемендәге паркында ел саен үткәрелә торган «Казан чаналары» фестивале узачак.

Фестивальдә 2-5 кешедән торган командалар катнашачак. Конкурсантлар тюбинглар нигезендә ясалган үзенчәлекле формадагы чаналарны күрсәтәчәк, алар белән таудан шуарга мөмкин булачак. Иң яхшы чана ясаган кеше 50 мең сум күләмендә бүләк алачак.

Әйтик, чаналар танк, самолет, көймә, космик корабль яки фантастик хәрби машина формасында булырга мөмкин. Җиңүчеләрне билгеләгәндә төшүнең ераклыгын, хәрәкәт итү чарасының үзенчәлеген, шулай ук старт алдындагы перформансны исәпкә алачаклар.

Фестиваль 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading