16+

"Кулга-кул тотыныйк, дуслар!" фестиваленең колачы киңәя

Без яши торган дөнья бик катлаулы. Кайвакыт һич көтелмәгән җирдә сикәлтә - калкулыклар, тирән чоңгыллар сагалап тора.

Без яши торган дөнья бик катлаулы. Кайвакыт һич көтелмәгән җирдә сикәлтә - калкулыклар, тирән чоңгыллар сагалап тора.

Билгеле, мондый кыенлык-авырлык­лардан кешегә ялгызы гына исән-сау чыгу бик авыр. Без бергә булганда гына көчле. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең республика иҗат фестивале дә юкка гына «Кулга-кул тотыныйк, дуслар!» (Возьмемся за руки, друзья!») дип аталмый инде.

2008 елда башкалабызның Совет районында башланып киткән әлеге фестивальдә беренче елны районның бары ике интернатында тәрбияләнүчеләр генә катнашкан. Оештыручыларны һәм тамашачыларны сөендереп, катнашучылар саны елдан-ел арта. Узган ел 12 коллектив кулга-кул тотынган булса, быел гариза бирүче коллективлар саны 20гә җиткән. Аларның 11е - Казаннан, 9ы - республикабыз районнарыннан. «ТАТМЕДИА»­ның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенә килгән спикерлар журналистларга быелгы фестивальнең тагын да киңрәк колач җәюе турында сөйләделәр.

- Бу фестиваль менә тугызынчы ел инде мөмкинлекләре чикләнгән малай-кызларга, аларның әти-­­әниләренә, туганнарына яшәү дәрте бирә. Аларны үз көчләренә ышанырга, авырлыклар алдында югалып калмаска, кырыс язмышның күзенә туры карап, җиңүче булып яшәргә өйрәтә, - диде Совет районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Һәм фестивальне оештыручы Талия Әхмәтшина. - Күптән түгел генә Ник Вуйчич белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган кул чуклары булмаган пианист егет Алексей Романов та үзенең иҗатының тәүге адымнарын безнең фестивальдә ясады. Бар дөньяга танылган Ник Казанга нәкъ менә Алексей белән очрашыр өчен килде.
- Язгы чәчәк кебек ачылып киткән мондый балаларыбыз тугыз ел эчендә шактый булды. Фестиваль бик күпләрнең хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә. Аның иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел алдыннан узуы да күңелле. Чөнки ул бары тик игелекле, шәфкатьле җитәкчеләр ярдәме белән уза. Мәктәп баскычында егылып аякларын имгәткән Даринә Фәрхетдинова матур концерт күлмәге турында хыялланган булган. Көчле рухлы кызның бу хыялын «Таттелеком» җитәкчеләре чынга ашырды. Настя атлы кызны Салават Фәтхетдинов үз канаты астына алды, - диде Совет районы башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, эшләгән эшләренең нәтиҗәсе өчен ихластан сөенеп.

Сүзләренең чынлыгын раслап, фестивальне оештыручылар журналистлар янына аның даими катнашучысы Ислам Рамазановны да чакырганнар. Күзләре начар күрсә дә, күңел күзе шагыйрьләрчә үткен егетнең. Очрашуга ул әнисе белән килгән. Ислам әнисенә багышлап язган шигырен укыгач, журналистлар алкышларга күмде егетне. Исламның һәм шушы фестивальдә катнашкан тагын өч баланың шигырьләре бер җыентык булып басылып та чыккан. Егетнең хыялы - журналист булу.

- Башка елларда фестивалебез Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында узса, быел аңа «Әкият» курчак театры үз сәхнәсен бирә, - дип, тагын бер шатлыклары белән уртаклашты Талия Әхмәтшина.
Йөз кат ишеткәнче, бер күрүең яхшы дигәндәй, оештыручылар барыбызны да 8 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә игелек-шәфкать, мәрхәмәт һәм батырлык бәйрәменә чакырып калды.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading