16+

Кунактан кайтканда, адашканнар: 24 яшьлек кыз егете кулында туңып үлгән

Егет ашыгыч ярдәм чакырган, ләкин табиблар кызга ярдәм итә алмаган.

Егет ашыгыч ярдәм чакырган, ләкин табиблар кызга ярдәм итә алмаган.

Кунактан өйгә кайту юлы яшь пар өчен фаҗига белән тәмамлана. 24 яшьлек кыз һәм аның 27 яшьлек егете дуслары белән кәеф-сафа корганнан соң өйләренә кайтып җитмәгән. 

"Комсомольская правда" басмасы хәбәр итүенчә, фаҗига булган көнне төнлә яшьләрнең кунактан кайтып барышлары була. Адашып йөри башлыйлар, ниндидер кырга килеп чыгалар, туңалар. Егет ашыгыч ярдәм чакырырга була.

- Егет сүзләренчә, алар кызы белән адашып калган, туңган. Ул ашыгыч ярдәм чакырган, ләкин ул килгәнче кыз җан биргән, — дигән "КП" чыганагы. 

Урынга килгән бригада егеткә генә ярдәм итә ала, 24 яшьлек Махачкаладан килгән кыз инде үлгән була. Чынлыкта, ул егете кулында җан бирә.

Табиблар бу фаҗигадан ерак түгел бер йорт булуын күреп ала. Әмма яшьләрнең ни сәбәпле ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәве турында әйтелми. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading