16+

Күпфатирлы йортларга кагылышлы канун кабул ителерме?

Дәүләт Думасы депутатлары торак йортларда подвалларны сатуны тыярга тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы депутатлары торак йортларда подвалларны сатуны тыярга тәкъдим итә.

Инициатива авторлары сүзләренчә, яңа хуҗа подвалда хостел ачарга яки склад оештырырга мөмкин. Ул чагында тыныч подъезд урынына  шул йортта яшәүчеләр таныш булмаган кешеләрне очратып, шау-шудан интегәчәкләр. 

Билгеләп үтелгәнчә, шунда яшәүчеләр подвалның сатылганлыгы турында иң ахырдан гына соң белә, бу вакытта инде килешү эшләре башкарылган һәм бу хәлгә берничек тә йогынты ясау мөмкин түгел. Әмма подвалларны сатуны тыю бу биналар эшсез торачак дигәнне аңлатмый, аларны йортта яшәүчеләр мәнфәгатьләрендә генә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, анда спорт залы яки иҗади остаханә оештырырга була. Иң мөһиме – карар барлык милекчеләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителсен.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading