Татарстан башкаласында чыгарылыш кичәләре һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме форматы эпидемиологик вазгыятькә карап билгеләнәчәк.
Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов җиткерде
- Кызганыч, без әлегә бу чараларны тулысынча планлаштыра алмыйбыз, чөнки анда кешеләрнең күпләп җыелуы күз алдында тотыла. Без чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен ул мизгелләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, әмма шулай да балаларның сәламәтлеге өстенлекле булып кала. Шуңа күрә аларны уздыру форматы эпидемиологик вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк, - диде Ризванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар