16+

Кытайны уза алмадык

4 декабрь көнне Казанның Су спорты төрләре сараенда юниорлар арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Иң көчле, иң күп медаль яулаган команда булып Кытай спортчылары танылды. Алар җиде алтын, дүрт көмеш һәм өч бронза медаль яулады.

Россиялеләр - икенче урында. Безнекеләр, кытайлардан аз гына калышып, өч алтын, шуның кадәр үк көмеш, дүрт бронза медаль яулады. Ярышларда якташыбыз Никита Шлейхер аерылып торды: ул Россия җыелмасына өч медаль алып килде. Шулай ук Руслан Терновой, Екатерина Некрасова, Татьяна Степанова, Дмитрий Белов, Никита Григорович, Никита Николаев һәм Артем Безденежных та уңышлы чыгыш ясады. Өченче урында - Бөекбритания командасы. Алар ике алтын һәм бронза, бер көмеш медаль алды.
Дөнья беренчелегендә көч сынашу өчен 34 илдән 200 спортчы килгән иде. Аларның чыгышын халыкара категориясендәге 30 хөкемдар бәяләде.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр дөнья беренчелеге 1977 елда оештырылган иде. Турнир елына ике тапкыр гына уздырыла һәм яшь, сәләтле спортчыларны табарга ярдәм итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading