16+

Көймә белән елгага кергән ике кешене эзлиләр

Югалучыларның бары әйберләре генә табылган. 

Көймә белән елгага кергән ике кешене эзлиләр

Югалучыларның бары әйберләре генә табылган. 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, 11 апрельдә көндез ике 23 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр килеп ирешә, алар Мамадыш шәһәреннән Нократ елгасына көймәдәге моторны сынап карау өчен киткән булалар. Шуннан бирле алар элемтәгә чыкмаган, югалучыларны туганнары үз көче белән дә эзләп караганнар, әмма - нәтиҗәсез. 

Ике ир-атның да телефоннары өзелеп куелган. Шул ук көнне Мамадыш районының гадәттән тыш хәлләр идарәсе 16 кеше һәм 7 берәмлек техника ярдәмендә эзләү эшләрен башлап җибәрә. Алдагы көннәрдә көчләрнең һәм чараларның саны тагын да арттырыла, 30дан артык кеше һәм судан коткару чаралары, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзләүгә җәлеп ителә. Шушы көннәр дәвамында, иртә таңнан алып караңгы төшкәнче, югалганнарны эзләү тукталмый. Водолазлар су астына төшерелә, геолокация җайланмасы ярдәмендә акватория тикшерелә, елга аша сузылган күпердәге камералар төшергән видеоязмалар да алына. Әлегә  чаклы югалучыларның кайбер әйберләре генә елгада табылган. 


22 апрельдә янә эзләү эшләре дәвам итте, бу юлы биредә 24 кеше, 2 берәмлек техника. 5 йөзү җайланмасы, коткаручылар, волонтерлар, полиция хезмәткәрләре дә катнаша. Ни кызганыч, әлегә эзләү эшләре тиешле нәтиҗәне бирмәгән. 

Коткаручылар Татарстанлыларны тагын бер кат кисәтә:

  • Елгага чыгар алдынннан көймәнең һәм аның механизмнарының төзеклеген тикшерергә;
  • Көймәгә техник яктан тикшерү үткәрергә (биш елга бер тапкыр);
  • Тиешле җайланмалар, коткару чаралары һәм башка җиһазларның барлыгын тикшерергә;
  • Ярдан киткән очракта, тиешле ераклыкны һәм дулкын биеклеген сакларга, ягъни һава шартлары турында һичшиксез мәгълүмат алырга кирәк;
  • Әлбәттә, үзең белән элемтә чарасы булырга тиеш, елгага чыгу ниятегез турында якыннарыгызга белгертергә онытмагыз. 

Фотолар: https://vk.com/mchs.tatarstan төркеменнән алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading