16+

Кыш бабай һәм Кар кызы чакыру күпмегә төшәчәк?

Россиядә яңа ел артистларының хезмәт хакы 20-200 мең сум тәшкил итәчәк.

Россиядә яңа ел артистларының хезмәт хакы 20-200 мең сум тәшкил итәчәк.

Моны "Зарплата.ру" сервисы аналитиклары ачыклаган. Билгеләп үтелгәнчә, ахыргы сумма сменалар санына һәм Яңа ел төнендә эшләү мөмкинлегенә бәйле. 

Әйтик, иң зур окладларның берсе Мәскәүдә тәкъдим ителә. Мәсәлән, әрмән, грузин, азәрбайҗан һәм татар Кыш бабае рольләрен башкарган өчен аниматорга 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шул ук вакытта хезмәткәргә бәйрәм чараларында һәм декабрь уртасыннан гыйнвар башына кадәр өйгә чыгып йөрергә туры киләчәк. Ә менә төбәкләрдә тәкъдим ителә торган окладлар күләме түбәнрәк. Уфада Кыш Бабай һәм Кар кызы ролен башкарган өчен артистларга 60 мең сумга кадәр түләргә әзерләр, ә Казанда ул нибары 20 мең сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading