16+

Кыз билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм башка күренмәгән

Бөгелмәдә 16 яшьлек кызны туганнары һәм полиция эзли. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөгелмәдә 16 яшьлек кызны туганнары һәм полиция эзли. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөгелмәдә 16 яшьлек Лилия Фәнис кызы Латыйпова югалган. 10 ноябрьдә ул билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм башка күренмәгән. Шул ук көнне кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шәһәрнең күп кенә социаль төркемнәрендә һәм чатларында кызның фотосы барлыкка килгән, моның белән кызның әтисе шөгыльләнә.

"Кызым югалды, ярдәм итегез, бәлки, аны тукталышта кемдер күргәндер яки таксистлар берәр кая алып баргандыр... Мин әти кеше, әгәр берәр нәрсә беләсез икән, ярдәм итегез", - дип язган Фәнис Латыйпов.
Кызның буе 160 см, чәче сары төстә, күзләре зәңгәр. Ул кара куртка һәм кара джинс чалбар кигән, аякларында - кара төстәге кроссовки.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading