16+

Көз көне паркларга йөрмәскә?

Көз – грипп тарала торган куркыныч чор. Организмга вируслар үтеп кермәсен өчен нишләргә соң? Бу сорауга Россиянең танылган табибы Людмила Лапа җавап биргән.

Көз – грипп тарала торган куркыныч чор. Организмга вируслар үтеп кермәсен өчен нишләргә соң? Бу сорауга Россиянең танылган табибы Людмила Лапа җавап биргән.

Табиб фикеренчә, грипп нәкъ менә көннәр суыткач, яңгырлар башлангач, яфраклар коела башлаган мәлдә тарала. Шуңа күрә хәтта паркта саф һава сулап йөргәндә дә вирус йоктырырга мөмкин икән. Шул сәбәпле, табиб паркларга чыкмаска киңәш итә.

“Көз көне яңгырлы вакытта гөмбә инфекцияләре барлыкка килә. Алар аллергиягә китерергә яки иммун системасын какшатырга мөмкин”, - ди табиб. Аның сүзләренчә, көз көне баллы ризык ашауны да киметергә кирәк. 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading