16+

Лагерьларның 60 процентында тиешле таләпләр үтәлми

Эпидемиологлар тарафыннан тикшерелгән җәйге лагерьларның 60 процентында хокук бозулар теркәлгән.

Эпидемиологлар тарафыннан тикшерелгән җәйге лагерьларның 60 процентында хокук бозулар теркәлгән.

Әмма, нигездә, алар җитди характерда түгел, тиз арада хәл ителә торган агымдагы мәсьәләләр.

Балалар лагерьларында инде икенче сменалар ахырына якынлаша. Хәзерге көндә шәһәр яны ял үзәкләрендә 18 меңнән артык бала ял итә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе һәр сменаны тикшереп тора. Санитар-эпидемиология хезмәте вәкилләре планнан тыш тикшерүләр үткәрә яки профилактик визитлар ясый. Роспотребнадзор хезмәткәрләре  даими рәвештә санитар таләпләр белән таныштыра, лаборатор тикшерүләр өчен пробалар ала. 

-    Бүгенгә алынган һәм тикшерелгән лаборатор пробалар бездә бернинди борчу тудырмый. Стандарт булмаган пробалар узган елдагы һәм күпъеллык уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә, - диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Ачыкланган хокук бозулар арасында – санитар режимны үтәмәү, корпусларны вакытында җыештырмау, җитештерү журналларын тиешлечә тутырмау, гомуми кулланылыш урыннарын тиешле тәртиптә тотмау аерылып чыга. Балалар сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырдай хәлләр юк, барысы да билгеләнгән вакыт эчендә тәртипкә китерелә, диде Любовь Авдонина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading