Ethiopian Airlines авиакомпаниясенең һәлакәткә очраган очкычында Россиянең 3 гражданы булган.
Аларның шәхесләре ачыкланган: Александра Полякова, Александр Поляков, Сергей Вяликов. «Сбербанк Лизинг» компаниясендә эшләгән ирле-хатынлы Поляковлар Африкага ял итәргә киткән булган.
Һәлак булганнарның туганнарына тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк.Пассажирлар арасында 35 илнең гражданнары булган. Фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгесез. «Боинг-737» лайнеры дүрт кенә ай очарга өлгергән.
Самолет Эфиопиянең Дэбрэ-Зэйт шәһәреннән ерак түгел һәлакәткә очрый, анда 149 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелгән.
Россиянең Эфиопиядәге вәкиллеге һәлакәт корбаннарының якыннарына ярдәм күрсәтергә әзер, дип яза Вести. vesti.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар