16+

Легенда китте!

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс” хоккей клубы баш тренеры вазифасында эшен тәмамлау турында карар кылуын раслады. 

Зиннәтулла Билалетдинов 2004 елдан бирле команда башында булды, бары 2011-2014 елларда гына китеп торды. Билалетдинов җитәкчелегендә клуб өч тапкыр Гагарин Кубогын яулады, дүрт тапкыр Россия чемпионнары булды, Европа чемпионатлары Кубогы, Континент Кубогын яулады. 
Рөстәм Миңнеханов тренерның шундый карар кабул итүенә бик нык үкенүен белдерде, әмма бу адымга хөрмәт белән каравын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасының казанышлары һәм илдә иң көчле команда булып формалашуына гаять зур өлеш керткәнен искәртте, шушы елларда яуланган спорт трофейлары һәм титуллары, хоккейчылар әзерләү системасын грамоталы оештырганы өчен Зиннәтулла Билалетдиновка рәхмәт белдерде.

- Сезнең исемегез «Ак Барс» хоккей клубы тарихында мәңгегә уелып калачак, - диде Татарстан Президенты.  

Киләсе атнада Казанның «Ак Барс» җитәкчелеге клубның яңа баш тренеры исемен игълан итәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading