"Үлемсез полк. Онлайн" Миңнеханов "Үлемсез полк онлайн" акциясен хуплап чыкты, социаль челтәрдә ул туган абыйсының фотосын урнаштырган.
Акция быел Covid-19 чире пандемиясе аркасында онлайн рәвештә уза. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк.Онлайн» акциясендә катнашты, үзенең туганының фотосурәтен инстаграмм социаль челтәрендә бастырып чыгарды.
«Абыем Галимҗан Миңнеханов 1922 елда туган, 359 нчы укчы полк составында катнашкан. Ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган, - дип язган фото астында республика җитәкчесе.
Акция быел Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында интернетта уза.
Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк. Онлайн" акциясен хупларга чакырды, әлеге чара социаль челтәрләрдә #БессмертныйПолкРоссии, #БессмертныйПолкТатарстан һәм #БессмертныйПолкОнлайн хэштеглары белән үтә. Социаль челтәрләргә кереп үзегезнеӊ сугышта катнашкан якыннарыгыз фотоларын урнаштыру сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар