Конкурста төрле милләт вәкилләре көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәләре буенча жюри “Халык җаны”, “Көмеш тавыш”, “Дуслык илчесе”, “Милли колорит”, “Халык традицияләрен саклаучы” номинацияләрендә җиңүчеләрне ачыклады.
Һәрбер катнашучы үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде, милли ризыклар белән сыйлады, номерлар башкарды. Оештыручылар белдергәнчә, төрле милләт вәкилләренең берләшүе һәм дус-тату булуы – конкурсның төп максаты. Әлеге бәйгегә айдан артык әзерлек барган, катнашучылар сүзләренчә, бу вакыт эчендә алар үзара дуслашып өлгергән.
Фото: sites-google.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар