РСФСРның халык артисты Лев Лещенкода коронавирус булуы расланган.
Хәзергә ул хатыны Ирина белән Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәдә. Артист реанимациядә булуы мәгълүм.
Җырчы һәм хатыны хастаханәгә берничә көн элек, Лещенко өйләренә Ашыгыч ярдәм чакырганнар соң эләккән. Җырчының үпкәләре ике яктан да ялкынсынган. Шуңа да профилактика максатыннан, аларны хастаханәгә салырга карар кылынган иде.
Лещенко гаиләсе күптән түгел генә Америкада булган.
Комментарийлар