8-14 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәге Татар балалар лидерлык мәктәбе уздыра. Чараның максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау һәм аларга ярдәм итү.
Скопировать ссылку
8-14 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәге Татар балалар лидерлык мәктәбе уздыра. Чараның максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау һәм аларга ярдәм итү.
Татар лидерлык мәктәбенә 15 төбәктән 7-11 сыйныфларда белем алучы 80 катнашучы җыелган. Алар – Әстерхан, Иваново, Калуга, Кемерово, Оренбург, Новосибирск, Пенза, Самара өлкәләре, Мәскәү шәһәре һәм Удмуртия Республикаларыннан килгән. Әлбәттә инде, Татарстан балалары да бар. Катнашучылар өчен бер атна дәвамында төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
Чараның тантаналы ачылышында катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, мәктәпнең максаты – Татарстаннан читтәге балалар белән тыгыз элемтә булдыру.
– Бу сменалар ярдәмендә без балаларга җәмгыятьтә үзләрен табу өчен мөмкинлек бирәбез. Беренче чиратта туган телен, халкын, гореф-гадәтләрен онытмауны бурыч итеп куябыз, – диде депутат.
Комментарийлар