16+

Лилия Хәйруллина Кыш Бабайдан нинди бүләк сорый?

Җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрдә сорау-җавап сәхифәсе оештырган. Кайбер кызыклы җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Лилия Хәйруллина Кыш Бабайдан нинди бүләк сорый?

Җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрдә сорау-җавап сәхифәсе оештырган. Кайбер кызыклы җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Тормышыңда нәрсәне үзгәртергә теләр идең?

- Бернәрсәне дә түгел. Тормышны ничек бар, шулай кабул итәм.

- Кыш Бабайдан нинди бүләк сорадыгыз?

- Әле сорамадым. Ювелир эшләнмә теләр идем. “Карарбыз” дигән җавапсыз гына (көлә).

- Ничек гел шундый позитив булып кала аласыз?

- Тирә-ягымда шундый кешеләр булганга.

- Балачакның нинди хыялларын тормышка ашырдыгыз?

- Бик күпләрен. Матди өлкәдә дә. Моңа өстәп үземне җиңдем. Комплексларны җиңдем. Тешләремне турайттым, ябыктым (көлә).

- Өченче балагыз да малай була дигәч нишләдегез?

- Сөендем! Беренче бала белән генә кыз көткән идем. Аннары моның акылсызлык икәнен аңладым. Сәламәт балаларым булганга сөендем. Без еш кына мөһим әйберләрне күрмибез. Булганына шөкер итегез, кадерен белегез. Миңа малайлар арасында бик рәхәт.

- Иң популяр сорау: ирегезне күрсәтегез әле?

- Хатын-кызлар икегә бүленә: бәхет тынычлыкны ярата һәм “бәхет тынычлыкны ярата” дип кем әйтте, зерәгә чибәр ир таптыммы әллә мин?..

- Нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

- Спорт белән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading