Шәһәр мэры Айрат Хәйруллин йолдызларга юл салырга җыена.
Ул быел, Роскосмос белән килешеп, наноспутник булдырырга һәм аны МКС бортына кертергә исәпли. Әлеге спутникның авырлыгы 1-3 килограмм булачак.
Ачык космоска чыккач, ул 12 ай буена Җир тирәли әйләнергә тиеш. Шулай ук планетаның теләсә кайсы ноктасыннан сигнал биреп, фотолар җибәрәчәк, тикшерүләр уздырачак дип күзаллана. Әлеге эшне Әлмәтнең мәктәп балалары да күзәтеп бара алачак.
Фото бизәү өчен бирелде: zelenyikot.livejournal.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар