16+

Махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнар ветеран исеме алачак

Моңа бәйле закон проекты әзерләнгән.

Моңа бәйле закон проекты әзерләнгән.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Дәүләт Думасына яңа закон проекты әзерләгән. Аның нигезендә, Украинада бара торган махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнарга хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме бирү тора. Әлеге статусны депутатлар РФ Хәрби көчләренең гражданнар персоналларына, төзелеш бригадаларында эшләүчеләргә, табибларга һәм башка төрле белгечләргә бирергә тәкъдим итә.

Әлегә кадәр хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы гражданнарга яраланган яисә һәлак булган очракта гына бирелгән.

Билгеле булганча, Украинада махсус хәрби операция Владимир Путин карары нигезендә, 24 февраль көнне башланган иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading