16+

Мәктәп товарларына бәяләрне чикләргә кирәк тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мәктәп товарларына бәяләрнең максималь мөмкин булган дәрәҗәсен билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган.

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мәктәп товарларына бәяләрнең максималь мөмкин булган дәрәҗәсен билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мондый товарларга чыгымнарны субсидияләү мөмкинлеген карау да соралган, дип яза РИА Новости. 

-    Мәктәп товарларына, бигрәк тә 1 августтан 1 ноябрьгә кадәрге чорда, бәяләрнең максималь дәрәҗәсен билгеләү мәсьәләсен карарга, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына әлеге мәсьәләне контрольгә алырга, шул исәптән күрсәтелгән товарларга бәяләрнең үзгәрүен даими мониторингларга тәкъдим итәбез... Гражданнарның ташламалы категорияләре, шул исәптән инвалид бала тәрбияләүче яисә баласын (балаларын) ялгызы тәрбияләүче ата-аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын камилләштерү мөмкинлеген карарга кирәк, дип саныйм", - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading