16+

Марат Әхмәтов: «Минем өчен сыер савучы – бөтен дөньяны тотып торучы шәхес»

Узган атнада республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хатын-кыз журналистлар белән очрашты. Әлеге очрашуда журналистлар министрга шәхси сораулар да биргән.

-  Мин икеләтә бәхетле кеше, чөнки әнием – минем беренче укытучым да. Аллага шөкер, ул исән-сау. 12 мартта аңа 94 яшь тула. Ул безнең әниебез һәм гаилә учагын саклаучыбыз. Ул безне, биш баласын, бергә җыя, – дигән ул.   
 
Марат Әхмәтов районда эшләгән чакларын да искә алып, сыер савучы хезмәтен югары бәяләгән.
- Минем өчен сыер савучы – бөтен дөньяны тотып торучы шәхес. Безнең республикада гыйнвар аенда үз группаларында 1 мең килограммга якын сөт савып алган сыер савучылар бар, – дигән ул.   

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading