Боз астына киткән УАЗ автомобилендә, фаразлар буенча ике кеше булган. Әмма алар машинадан чыга алмаган. Бу хәл Хабаровск өлкәсендә, Амур елгасында була, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
div>
Фаҗига булган урынга килгән коткаручылар машинаны ярдан 40 метр ераклыкта, 4 метр тирәнлектә тапкан. Бу урыннарда агым көчле икән, шуңа да УАЗ агып китмәсен өчен, аны тросслар белән беркетеп куйганнар. Аны су астыннан чыгару өчен водолазларны җәлеп итү күздә тотыла.
Комментарийлар