16+

Машина тәрәзәсеннән әйбер атсаң – 10 мең штраф

Дәүләт Думасында машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге аткан өчен штраф кертү турындагы канун проекты каралырга мөмкин.

Дәүләт Думасында машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге аткан өчен штраф кертү турындагы канун проекты каралырга мөмкин.

Кайбер депутатлар әлеге тәкъдимне хуплаган инде. Канун проектын әзерләгән депутатлар фикеренчә, машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк. Кагыйдәне бозганнарга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләү зарур, диләр.

Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына икән инде. Кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видео материаллар ярдәмендә ачыкларга җыеналар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading