16+

Машина әйләнеп капланган. Зыян күрүчеләр бар...

Кичә Лениногорскида Чайковский урамындагы 26 нчы йорт каршында кичке бишләр тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте булды.

Машина әйләнеп капланган. Зыян күрүчеләр бар...

Кичә Лениногорскида Чайковский урамындагы 26 нчы йорт каршында кичке бишләр тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте булды.

«Татар-информ»га шаһитлардан мәгълүм булганча, юлны Hyundai һәм Volkswagen маркалы җиңел машиналар бүлешә алмаган. Бәрелүдән соң немец автомобиле юл кырыена чыгып очкан һәм түбәсенә әйләнеп капланган.

«Авариядә ике кеше зыян күрде – Volkswagen машинасы йөртүчесе һәм пассажиры. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», – дип сөйләде вакыйганың шаһитлары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading