16+

Машинада жилет йөртү мәҗбүри

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган федераль закон нигезендә 4 майдан машиналарны техосмотр уздыру тәртипләре катгыйлана.

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган федераль закон нигезендә 4 майдан машиналарны техосмотр уздыру тәртипләре катгыйлана.

Билгеле булганча, машинада дарулар җыелмасы – аптечка, янгын сүндерү җайланмасы, юл һәлакәте булганда куелырыга тиешле кызыл өчпочмак формасындагы билге булу мәҗбүри. Хәзер бу исемлеккә яктылыкны кайтаручы жилетлар да өстәлә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, караңгы вакытта мондый жилет кигән кешене 300 метрдан күрергә мөмкин икән. Шуңа да куркынычсызлык ягынна да машина йөртүче яктылык кайтаручы жилет кисә ышанычлырак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктатып автомобиль йөртүчеләргә гамәлгә кргән яңа кагыйләрне аңлаттылар, бу хакта брошюралар, жилетлар өләштеләр.  

Сүз уңаеннан, машина йөртү таныклыгы алганда имтиханнар тапшыру өлкәсенә дә үзгәрешләр кертергә җыеналар. Билгеле булганча, хәзер имтихан вакытында теория өлешен белүдән тыш, укучының мәйданчыкта билгеле бер күнегүләрне эшли алуын сыныйлар һәм шәһәр эчендә йөрү осталыкларын тикшерәләр. Киләчәктә “шәһәр” белән “площадка”ны берләштермәкче булалар.

ЮХИДИдан алынган мәгълүматлар буенча, былтыр яңа машина йөртә башлаучылар арасында юл һәлакәтләре очраклары 15 процентка кимегән.
Машина темасын дәвам иттерсәк, сумның тотрыксыз булуы аркасында “АвтоВАЗ” 1 майдан үзебездә җитештергән машиналарга бәяләрне 1, 2 процентка арттырырга җыена.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading