Түбән Новгородта яшәүче ир-ат акчасын ялгыш чүплеккә чыгарып ташлаган.
Ул яңа машина алырга дип акча җыйган булган. Чүп пакетын ташлыйсы урынына акчаларын чыгарып атуын аңлагач, ир-ат шундук каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче төбәк операторына шалтырата.
Әмма бу вакытт чүп ташучы машина контейнердагы калдыкларны алып киткән була. Мониторинг аша чүп ташучы машинаның кайда хәрәкәт итүе ачыклана. Акчалы пакет аерым урында яткан була. Купюраларга зыян килмәгән.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар