16+

Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

Россиядә 2024 елның 1 апрелендә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керәчәк.

Россиядә 2024 елның 1 апрелендә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керәчәк.

Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңартылган регламенты 2024 елның 1 апреленнән үз көченә керәчәк.

Элегрәк Эчке эшләр министрлыгы «Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыклары бирү буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү җәһәтеннән Россия Эчке эшләр министрлыгы Административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында»гы ведомство боерыгы проектын әзерләнгән иде.

Мәсәлән, штраф баллары суммасы арттырылачак (5тән 7гә кадәр), алар күп булса шоферлыкка кандидатка "имтихан тапшырылмаган" бәясе куела.

Моннан тыш, документ транспорт чаралары белән идарә итү һәм йөртү таныклыгы бирү хокукына имтиханнарга керүдән баш тарту өчен нигезләр исемлеге белән тулыландырылган.

Мәсәлән, башка категория һәм подкатегория транспорт чаралары белән идарә итәргә хокукы булмаган, шул ук вакытта исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән яки исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган кешеләр имтиханга кертелмәячәк. Мондый гражданнар җәза срогы тәмамланганчы машина йөртү таныклыгы ала алмаячак.

Шулай ук имтиханнарны туктатып тору һәм йөртү таныклыклары бирү өчен нигезнамәләр кертелә. Мәсәлән, машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру процессында РФ гражданы паспортының яки транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр булмау турында медицина нәтиҗәсенең гамәлдә булу вакыты тәмамланса, гамәлдәге паспорт яки медицина нәтиҗәсе күрсәтелгәнче әлеге кеше имтихан тапшыра алмаячак.

Повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән армиядә хезмәт итәргә тиешле гражданнар да имтихан тапшыра яки машина йөртү таныклыгы ала алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading