16+

Машина йөртүчеләр өчен яңалык: ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?

Россиядә чит ил автомобильләренә утиль җыемы 70-85 процентка арттырылган.

Россиядә чит ил автомобильләренә утиль җыемы 70-85 процентка арттырылган.

1 октябрьдән Россиядә яңа импорт җиңел, йөк һәм коммерцияле автомобильләргә утильләштерү җыемы ставкалары 70-85 процентка арткан. «АВТОВАЗ» җитәкчелегендәге Россия автозаводлары 2030 елга кадәр еллык индексация хисабына «утиль»не арттыруны яклап чыкты. Түрәләр Кытай җитештерүчеләре Россия Федерациясендә заводлар төзи башларлар дип өметләнә. Бу хакта "Газета. ру" яза.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән яңа импорт автомобильләр өчен утиль җыемын арттыру турындагы хөкүмәт карары 1 октябрьдән үз көченә керде. Ул 1-2 литрлы моторлы яңа чит ил машиналарына җыем күләме 300,6 мең сумнан 556 мең сумга кадәр артачак, дип күздә тота. Барыннан да бигрәк агрегатлары ике һәм өч литрлы автомобильләр кыйммәтләнә, монда түләү берьюлы 1,8 тапкырга арта, куб сантиметрлардагы төгәл күләмгә бәйле рәвештә 1,6–2,3 млн сумга кадәр артачак.
Шул ук хөкүмәт карары белән утиль җыемы ел саен 2030 елга кадәр артачак дип билгеләнә.

Ә менә тотылган автомобильләр сегментындагы вазгыять авыррак, алар өчен тарифлар инде 1 октябрьдән киртәгә әйләнә. Әйтик, хезмәт итү срогы өч елдан артык һәм двигатель күләме 2 л дан 3 л га кадәр булган автомобильләргә элек 1,3 млн сумлык утиль җыемы салынган, ә бүгенге көннән түләү 2,37 млн сумга кадәр арткан.

Утильләштерү җыемы – Россиядә әйләнешкә чыгара торган транспорт чарасын импортлаучыдан, җитештерүчедән яки сатып алучыдан дәүләт бер тапкыр ала торган түләү. Ул экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, шул исәптән кеше сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне транспорт чараларын эксплуатацияләүнең зарарлы йогынтысыннан саклау өчен, аларның техник характеристикаларын һәм таушалуын исәпкә алып түләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading