16+

«Матур аерылышу дигән нәрсә юк бездә»

Татарстанның Юстиция министрлыгы белән берлектә Бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиллекгражданнарны кабул итү чарасы уздырды.

Татарстанның Юстиция министрлыгы белән берлектә Бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиллекгражданнарны кабул итү чарасы уздырды.

Халыкны кабул итү чарасында барлыгы 80гә якын кеше катнашты. Балаларны яклау көне уңаеннан, бала хокуклары турында конвенция кабул ителү алдыннан мондый чаралар уздыру традициягә кереп бара.  20дән артык дәүләт органы белгечләре халыкны борчыган сорауларга җавап бирә.  Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.  Сәламәтлекне саклау, мәгариф өлкәсенә кагылышлы сораулар күп. Торак мәсьәләсе, опекунлыкка алынган балаларны тәрбияләү буенча проблемалар белән дә киләләр.  Кемдер киңәш сорап мөрәҗәгать итә, ә кайберәүләр конкрет проблема, шикаять белән килә. Бу очракта мәсьәләне ахыргача чишәргә туры килә, чараларның нәтиҗәлелеге дә – гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтүдә. Аерылышу аркасында авыр хәлдә калган балалар проблемасы да актуаль. “Матур аерылышу дигән нәрсә юк бездә. Әти-әни арасында сугыш, бер берсен үпкәләтәләр, кычкырашалар. Ә бала моны күрә, нәтиҗәдә бик зур стресс кичерә. Өлкәннәр бер нәрсәне онытмасыннар иде. Үз араларында нәрсә генә булса да, беренче чиратта, балалары өчен һәрчак әти-әни булып калалар”, – ди Бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкил Гүзәл Удачина.

 Психологик ярдәмгә мохтаҗ балалар, әти-әниләр дә җитәрлек. Моны истә тотып, 6 июнь көнне бала хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиллектә психологик ярдәм күрсәтү үзәге эшләячәк. Монда алдан язылу буенча халыкка
республиканың иң яхшы психологлары бушлай ярдәм күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading