16+

Махсус хәрби операция кайчан тәмамланачак? Белгечләр ФАРАЗЫ

Астролог Тамара Глоба конфликтның 2023 ел ахырында тәмамлануын фаразлый, әмма тарткалаш дәвам итәчәк.

Астролог Тамара Глоба конфликтның 2023 ел ахырында тәмамлануын фаразлый, әмма тарткалаш дәвам итәчәк.

Тамара Глоба МХОның тәмамлану датасын фаразлаган.

Астрологтан соң Дәүләт думасы әгъзалары һәм танылган күрәзәчеләр дә үз фикерләрен белдерде. Бу хакта «Наша Газета» яза.

Йолдызлар буенча белгеч Украинадагы хәрби каршылыкның декабрь ахырында тәмамлануын фаразлый. Ләкин бу вакыйга алдыннан кыска вакытлы тарткалаш чыгуы мөмкинлеген игътибарсыз калдырмаска сорый. Ә аннан соң тынычлык урнашачак.

Сәясәтчеләр ни ди. Алар Украинадагы махсус операцияне уңышлы тәмамлау өчен Россия армиясен 1,5 миллион кешегә кадәр арттырырга кирәк дип саный. 

Мондый сценарий белән генә МХО киләсе елда ук тәмамланырга мөмкин. Шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләренең уңышы Россиянең барлык федераль ведомстволарының җайга салынган эшенә бәйле, дип билгеләп үттеләр.

"Контрактчылар армиясен җыярга, дөрес формированиеләр төзергә һәм һөҗүм итәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мобилизацияләнгәннәр махсус операция тәмамланганчы өйләренә кайту ихтималы аз, чөнки аларны алыштырырга кеше юк. Яки 1 елга якын сугышкан, әзерлек үтмәгән кешеләрне алыштырырга кирәк», - дип аңлата Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Виктор Соболев.

Күрәзәче, "Экстрасенслар көрәше"ндә  ("Битвы экстрасенсов") катнашучы да үз фикерен белдерде. Ираннан килгән күрәзәче Мохсен Норузи кешелекнең киләчәктә караңгы вакыт көтүе турында сөйләде. Куркыныч янгыннар, корылык һәм уңышсызлыклар көтәчәке, дигән ул. Дөньяда ачлык фетнәләре дулкыны булачагын билгеләп киткән. Россия ныклы икътисад булдыруга этәргеч булачак сынауларга дучар булачак. 

— Конфликт Украина Президенты алмашыну белән тәмамланачак, ул үз чиратында Россия белән килешүгә ирешәчәк. Җирдәге барлык кешеләр дә хәзерге кыйммәтләр җыелмасы белән көрәшә башлаячак. Тиздән кешелек ориентирлары һәм ихтыяҗлары тамырдан үзгәрәчәк, - дип нәтиҗә ясаган Мохсен Норузи.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading