Әлегә бу өлкәдә ниндидер яңалыклар юк.
Май бәйрәмнәренә хезмәт календаре расланды, 4, 5 һәм 6 майга өстәмә яллар бирү әлегә планлаштырылмый. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Бу федераль закон. 30 апрель, 1, 2, 3 май, шулай ук 7, 8, 9 һәм 10 май көннәре ял һәм бәйрәм көннәре дип билгеләнгән календарь бар. Әлегә бу өлкәдә ниндидер яңалыклар юк», - диде Лилия Галимова.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар