Май аенда барлык пенсионерларга да диярлек кагыла торган яңалыклар бар.
Белгәнебезчә, май башында безне бер-бер артлы бәйрәмнәр көтә. Шуңа бәйле рәвештә, пенсия түләүләрендә дә үзгәрешләр булачак.
Һәр төбәктә түләүләр төрле вакытта башкарыла, әмма гомуми принцип шул ук кала. Айның беренче числоларында (1-3 ләрендә) пенсия алучыларга акча 30 апрельдә түләнеләчәк. 8-10 числоларда пенсия алучыларга бәйрәм араларында, ягъни 4-7 май көннәрендә акчалары киләчәк, дип хәбәр итә РФ Пенсия фонды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар