16+

"Майский" яшелчәләре ике алтын медальле булды

Мәскәүнең Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Алтын көз-2016» XVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды.

Мәскәүнең Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Алтын көз-2016» XVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды.

Анда Россиянең 64 төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлар күрсәтелде. Форумда 2,6 мең катнашучы булды, шулардан 1,5 мең - экспонентлар.

Күргәзмәгә дүрт көн эчендә 300 меңнән артык кеше килде. Күргәзмә кысаларында барысы 19 төрле конкурс үткәрелде. Агросәнәгать комплексының иң яхшы предприятиеләре һәм хезмәткәрләре югары сыйфатлы азык-төлек продуктлары җитештерүдәге уңышлары, нәсел һәм товар терлекчелеген үстерүдәге казанышлары, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын һәм гибридларын чыгарган һәм башка юнәлешләрдәге уңышлары өчен бүләкләргә ия булды.

Конкурслар йомгаклары буенча «Майский» теплица комбинаты» ширкәте ябык грунтта яшелчә культураларын җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен ике алтын медаль белән бүләкләнде, дип хәбәр ителә «Яшел Үзән» газетасы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading