16+

Медицина ярдәме күрсәтүне махсус сервис ярдәмендә яхшырталар

Татарстанда республика халкына оператив ярдәм күрсәтү өчен сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бердәм контакт-үзәк ачылачак.

Татарстанда республика халкына оператив ярдәм күрсәтү өчен сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бердәм контакт-үзәк ачылачак.

8 (843) 558-03-03 кайнар линиягә медицина ярдәме күрсәтү һәм оештыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Сервис тәүлек буе медицина оешмаларына шалтыратып мөрәҗәгать итү проблемасын хәл итәргә тиеш.

Шалтыратулар бушлай булачак. Әлегә контакт-үзәк тест режимында эшли. Шуңа күрә сервис эшчәнлегендә техник проблемалар булуы ихтимал.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading