Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!
Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Элек электән җәмгыятьтә әлеге һөнәр кызыксыну уята, табиблар беренчеләрдән булып кешенең яшәү, үлемгә кагылышлы серләрен беләләр. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуицияләренә бәйле. Шуңа да табиблар күп кенә әсәрләрнең, кинофильмнарның геройларына әверелә. Бүген медицина хезмәткәрләре өчен, шул исәптән Татарстанда да эшләргә уңайлыклар тудырылган, югары технологияле җиһазлар кайтартылган, кайберләре ярдәмендә ирешелгән нәтиҗәләр кайчандыр фантастика булып тоелган дәрәҗәдә. Шулай да әлеге җиһазлар бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын! - ди котлавында Адел Вафин.
Сүз уңаеннан, бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика күләмендәге бәйге җиңүчеләрен котлау тантанасы булачак. Әлеге бәйге Казанда инде сигезенче ел уздырыла. Конкурс табибларның эшен яктырткан Габдрахман Әпсәләмовның танылган ак чәчәкләр романы хөрмәтенә шулай аталган. Быел җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк: «Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренче звенода яхшы табиб", "Сәламәтлек саклау өлкәсендә легенда", Уникаль очрак". Ел саен бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны артып бара, быел мәсәлән, бәйгегә барлыгы 70тән артык эш тәкъдим ителгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар