16+

Менә бу тизлек ичмасам!

Татарстан матбугаты көне якынлашканда, шуны уйлыйм әле: көндәлек газетаның әйбәтлеген күптөрле билгеләр аша танып була икән бит.

Татарстан матбугаты көне якынлашканда, шуны уйлыйм әле: көндәлек газетаның әйбәтлеген күптөрле билгеләр аша танып була икән бит.

Өйгә килә торган «Шәһри Казан»ның шундый бер билгесенә күптән игътибар иткәнем бар. Әйтик, Казандагы яки Татарстандагы берәр вакыйганы яисә берәр яңалыкны телевизорданмы, радиоданмы аз-маз ишетеп калдың, ди. Шул хакта күбрәкне белергә, төплерәк мәгълүмат алырга теләсәң, нишлисең инде? Икенче көнне хат ташучы өеңә китергән газетага «капланып», теге вакыйга турында язма эзләргә керешәсең! Һәм, әгәр кулыңдагы газетаң «ШК» атлы булса, син өметләнеп көткән мәкаләне һичшиксез табасың. Сиңа инде «Ничек теге вакыйга урынына барып һәм шул хакта язып өлгерткәннәр болар!» дип сокланырга гына кала. Журналистлары да «азу ярган», зур исемнәр алган ниндидер атак­лылар түгел ләбаса, күпчелеге гади генә, бәләкәй генә кызлар-киленнәр.
Чит хәбәрчеләрнең әйбәт дип табылган мәка­ләләрен чыгаруда да «Менә бу тизлек!» дип хәйран калырлык эшли алар. Һәрхәлдә, дүшәмбе көнне электрон почта белән җибәргән, бик кечкенә булмаган язмаң сишәмбе газетасында өеңә әйләнеп кайтса, моңа гаҗәпләнәсе түгел, чөнки эшләү тәртипләре шундый аларның.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading