Язучы Мәрат Кәбиров, кислород маскасы белән яткан фотосын инстаграмга урнаштырып, авырып китүе турында хәбәр итә.
«Аерым-аерым җавап биреп арыдым, шуңа монда куям. Бөтен эшләр, очрашулар, концертлар, чыгышлар һәм башкалар билгесез вакытка кичектерелә. Мессенджерлар эндәшмәскә, телефоннар җавап бирмәскә мөмкин. Ләкин мин исән. Барлык нәтиҗәләре белән…» — дип язган ул инстаграмга.
Марат Кәбировның иҗатын сөюче инстаграм дуслары, каләмдәшләре үзләренең бу хәбәргә бик борчылуын белдереп, комментарийлар калдырган.
«Бар да әйбәт булыр, Марат! Сөенечле хәбәрләр көтәбез! Терел тизрәк!»;
«Аллаһыбыз ярдәменнән ташламасын. Тизрәк аякка басып, иркен сулап, илһамланып иҗат итәргә язсын. Бу чир белән паникага бирелергә ярамый, көчле булыгыз»;
«Зинһар өчен, бирешмә Марат! Савыга күр! Синең исән-имин булуың милләтебез өчен дә бик кирәк!";
«Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен. Кымыз, томат согы, шулпа эч, яме», — киңәшләр дә биргәннәр.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар