16+

Метро – ярминкәләрне «күчерә»

2019 елда Татарстанда Казанның 15 сәүдә мәйданчыгында һәм Чаллының ике сәүдә мәйданчыгында, «Яңа Тура» технополисында һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 21 ярминкә оештырылган.

Метро – ярминкәләрне «күчерә»

2019 елда Татарстанда Казанның 15 сәүдә мәйданчыгында һәм Чаллының ике сәүдә мәйданчыгында, «Яңа Тура» технополисында һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 21 ярминкә оештырылган.

Ярминкәләр барышында сәүдә мәйданчыкларына барлыгы 1,3 млрд сумлык продукция китерелгән. Болар: 2 мең тонна ит, 500 тонна сөт, 1000 тонна шикәр комы, 850 тонна он, 300 тонна төрле ярма, 8 мең тонна бәрәңге, 5,5 мең тонна яшелчә, 5 мең тонна бөртекле ашлык һәм 10 млн данә тавык йомыркасы. Продукциянең 70 проценты Казанда сатылган.

Түбән Камада, Әлмәттә, Чистайда, Лениногорскида, Зәйдә, Алабугада, Бөгелмәдә, Баулыда, Урыссуда ярминкәләр мөстәкыйль уздырыла. Аларга 270 млн сумлык продукция китерелгән.

Халык чатырдагы ярминкәләргә дә агылып йөри. Татарстан Президенты йөкләмәсе белән төзелгән мондый чатырлар ел әйләнәсе эшли һәм шәһәр халкын экологик чиста продукция белән тәэмин итә.
Әмма Казанда метроның икенче тармагы төзелү сәбәпле, әлеге мәйданнарның кайберләре төзелешкә комачаулавы ачыкланган. Шуңа да чатырларның икесен башка буш  урынга күчерү таләп ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading